БАЛТЫРГАН АШЫ
БАЛТЫРГАН АШЫ
1 литр сөт (су катнаш сөт тә ярый)
1 бәрәңге
1 суган
тәменчә тоз, борыч
1 йомырка, он (умач уу өчен)
Балтырганны яхшылап юып саркытабыз. Кайнап торган сөткә бәрәңге, суган турап салабыз. Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан умач уып салабыз. Аш пешеп чыгарга 5 минут кала турап балтырган, тоз салабыз. Теләгән кеше пешеп чыгар алдыннан шулпага бер йомырка туглап сала ала.
Ашны каймак белән бирергә дә була.
Ашларыгыз тәмле булсын!