Оксана Ильюп - Сихри моннар (назлы кыллар). Автор башкаруында
Сихри моңнар (Назлы кыллар)(авторы Оксана Ильюп)
1.Бармакларым гитараны сөеп назлый. (Em Hm)
Синекеләр кемне шулай сөя икән? (Am H7)
Аккордларны берәм-берәм җыйган чакта (Em Hm)
Карашыңның ялкыныннан эреп китәм. (C H7)
Кушымта:
Гитараның кылларына гашыйк җаным.(Em Am)
Ә синеке гашыйк булып йөри кемгә?(C H7)
Мин кылларны иркәлимен, ә син – мине.(Em Am)
Сихри моңнар алды безне әсирлеккә.(Hm Em)
2.Гитараның кылларыннан җан түгелә.
Йөрәгеңнең тибешенә сеңә микән?
Аккордларда – синең тавыш, синең исем;
Көйгә күчән барлык хисләр – сиңа иркәм.
3.Гитарамның билен кочам, син – минекен.
Һәм дөньялар күчмәгәе күчәреннән!
Кагылдың ла күңелемнең кылларына.
Ә синекен тибрәтүче кемнәр икән?