Кайбыч больницасында ТАССРның атказанган врачының 100 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачылды

Кайбычның сәламәтлек саклау өлкәсендә зур вакыйга булды. Кайбычта кырык елга якын балалар табибы булып эшләгән Шәдилә Баһавиеваның якты истәлегенә мемориаль такта ачылды. Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, баш врач Гөлнара Сафиуллина, медицина хезмәткәрләре катнашты. Бу чарада Шәдилә Абдулловнаның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кызы Наилә Салих кызы, Казаннан улы Искәндәр Салихович, туганнары кайткан иде. Шулай ук педиатр белән бергә эшләгән элеккеге хезмәттәшләре дә чакырылган иде. Шәдилә Абдулловнаны, Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, юллама буенча 1947 елда Кайбычка район педиатры итеп эшкә җибәрәләр. Ул 1985 елга кадәр балалар сәламәтлеге сагында тора. Мемориаль такта ачылганнан соң, очрашу Кайбыч ягы музеенда дәвам итте. Анда музей директоры Илдар Шакиров тантана кунаклары өчен Шәдилә Баһавиеваның эшчәнлеге, нәселе, гаилә тарихы турында бай мәгълүмат бирде. Музейда табибның шәхси әйберләре, Мактау кәгазьләре саклана. Бу истәлекле әйберләрне балалары тапшырган. Бу хакта газетаның алдагы санында таныша аласыз.
Back to Top