Без барыбыз да кешеләр/ Все мы люди (авт.Э.М.Ремарк, реж. Р.Гарипова)
Европа. Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы еллар. Бөтен кешенең күңелендә шатлык. Ниһаять, сугыш афәтеннән котылган халык, тыныч тормыш урнашуга сөенеп тантана итә. Илнең һәр почмагында яңгыраган җиңү авазлары астында Германиядә яңа режим урнаша. Хөкүмәтнең күңеленә хуш килмәгән халыклар дошманга әйләнә. Алар түбән сортлы кешеләр рәтенә кертелеп, эшләреннән куылалар һәм документлары тартып алынып, барлык хокукларыннан да мәхрүм ителәләр.