Байлангар, библиотека. Встреча с ветеранами педагогического труда. #годпедагогаинаставника #педагог

Укытучы- тынгы белмәс кеше, Җәй көне дә көзне сагына! Балаларын уйлый иртә-кичен, Һәркөн күзе мәктәп ягында! 2023 нче ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген, ягъни 28 нче сентябрь көнне, авылыбызның китапханәсе белән берлектә  “Укытучы- бөек исем!“ дигән чара оештырылды. Чарада лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз белән очрашу булды, алар укучыларга укытучы һөнәренең мөһимлеге, аны ничек сайлаулары турында сөйләделәр, мәктәп чорында булган хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларга киңәшләрен бирделәр.Бик матур, эчтәлекле, эчкерсез очрашу булды. #ГодПедагогаИНаставника #Укытучы-бөекисем
Back to Top