Советская урамы
Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы Мамадыш үсешенә зур өлеш керткән проектларның берсе. 2018нче елда аның ярдәмендә “Яшьлек” скверы булдырылды, 2019нчы елда Чернобыльчеләр аллеясы үзгәртелде һәм араларында иң масштаблысы Совет урамында төзелеш башланды. Район мәдәният йортыннан алып Нократ яр буена чыгучы территориядә быел да эшләр дәвам итә.