Рамиль Хусаинов - Сине үбәр идем.

Сине үбәр идем. 1. Күзләреңнән үбәр идем Күңелләрем булганчы, Сөюемнең очкыннары йөзләреңә кунганчы. Чумып бер уйнар идем дә, Серләрем ачар идем, Керфекләрең арасына ят күздән качар идем. Серләремне, серләремне Сөйләр идем аларга. Берни түгел күзләреңә Гашыйк телен аңларга. 2. Чәчләреңнән үбәр идем Кайнар сулышым өреп, Минем утлы кочагымда китәрсең син дә эреп. Үбәр идем сине, җаным, шашып татлы сөюдән, Бәхетле елмаюларың Китмәсен дип йөзеңнән. 3. Иренеңнән үбәр идем Сак кына, сөеп кенә, Бәгеркәем, җаныкаем, Матурым диеп кенә. Үбәр идем озак итеп Күп тапкыр - меңгә чаклы, Мәңге онытылмаслык итеп Без бергә булган чакны. Автор текста: Алсина Салахова; Автор музыки: Ильдар Ногманов.
Back to Top