Туган телем-татар теле

Туган тел ул һәркем өчен, Бик газиз була, якын. Тик аны хөрмәтләгәннәр Аңлыйлар Ватан хакын. Иң зур байлык-ул туган тел, Ата-анадан кала. Алар телгә мәхәббәтне Күңелебезгә сала. Туган тел-ул безнең язмыш, Туган тел ул-киләчәк. Бары туган телен сөйгән, Жирдә бәхет күрәчәк. Туган телеңдә сөйләшеп, Туган телне зурласаң. Син дөньяда иң хөрмәтле, Олы кеше булырсың. Туган телем анам теле, Үзем сөйләп торган тел, Үткәне һәм бүгенгесе, Киләчәге булган тел. Нәселем татар, бабайларым Жиңгән авыр-ачысын Мин дә әзермен булырга Милләтем дәвамчысы!
Back to Top