“Идегәй“ дастаны

Алина Сабитова “Идегәй“ дастаны Котлыкыя би әйтте: – Әйтмәк бездән, хания, Ишетмәк сездән, хания. Җир уртасы Күк Түбә, Күк Түбәдә ак сарай; Шушы Сарай калада Дүрт дәрваза бар иде. Икәве бикле булганда Икәве ачык икәндер; Береннән килгән кәрваны Береннән чыгып бетә алмый, Боҗрасы бөтен алкадай Буралып үтәр икәндер, Ямгыр белмәс ямчыгыл Ям юлында ям чапкан; Ялгыз йөргән юлаучы Ям юлында ял тапкан; Юртса юлы киң булып, Ятса җире киң булып, Йорт-җир аман икән дә; Үзе бинең заманы Ил фәреван икән дә; Зәкәттән алган зәкәте, Казнасыннан казнасы, Үзе бинең сансыз мал, Үзе дә белмәс икән дә; Сансыз алтын бу казна Гомергә бетмәс икән дә; Безнең көнгә килгәндә – Ул да җитмәс икән дә! ⠀ Били белсәң, ханиям, Икселмәс дәүләт бу иде. Алтын Урда, Ак Урда Алтмыш йортка юл иде, Индегенең көнендә Кәрван, дөя килалмый, Дәрвазаңнан иналмый Дәрвазаңнан ингәндә Сиңа бүлеп биралмый. Синнән дәүләт тайганы Шул түгелме, ханиям! Янә торып янә әйтсәм, Идел сырты Сары Тау Илем кунган йорт иде; Илем йортта куймадың, Иделне ике кичердең, Анда да аны куймадың, Кырлы курай, шур татыр Кола чүлгә китердең, Комкәнт дигән каламны Комга түгеп бетердең! Әй ханиям, ханиям! Бер биядә ике имчәк – Бере кипсә, беренең сөте юк, Бер дөядә ике өркәч – Бере китсә, беренең көче юк; Йорттан йортым күчкәне – Бездән ырыс киткәне, Коштан кошың күчкәне – Сездән дәүләт киткәне. Бер башымны ике итеп, Ике ханга баш орсам, Ул да булса, ханиям, Йорттан абруй киткәне. Чабучы булсаң, баш – менә! Түгүче булсаң, кан – менә!
Back to Top