Украинадагы сугышта Актаныштан тагын бер ир һәлак булган

Украинадагы сугышта Татарстанның Актаныш районыннан Илнур Кәрамов һәлак булган. Аны 16 август Чирү авылында җирләделәр. Аңа 45 яшь иде, 3 баласы калган. Азатлык хисапларына күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 565 ир һәлак булган, шуларның кимендә 13е - Актаныш районыннан.
Back to Top