Фәнни-гамәли конференциясе
14 июньдә, ягъни бүген Барда мәдәният һәм ял үзәгендә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең “Тол, Сылва-Ирен, Шаква һәм Мулла елгалары бассейны татарлары. Барда районы: тарих һәм хәзерге заман“ дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе бара. Ул ХIV Бөтенроссия авыл сабантуе һәм Барда районының 100 еллыгы кысаларында Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миннеханов һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин ярдәме белән үткәрелә.