“Күзләремә кара“

Күзләремә кара, Күкне күрим дисәң, Салкын җилләр йөрәгеңә тисә. Күзләремә кара, төпсез дәрьяларда йозим дисәң, Тирән упкыннарга төшеп, йолдыз чүплим дисәң, Чиксез җиһан нурларында коеныйм дисәң, Күзләремә кара. Иңнәреңә канат үссен дисәң, Зәңгәр күктә икәүләшеп очыйк дисәң, Ак хыяллар дәрьясында йөзик дисәң, Күзләремә кара. Соры дөңья мәшәкатьләреннән Өстен калыйм дисәң, Вак җаннарның чырайларын күрмим дисәң, Күзләремә кара. Әмма сак бул, сак була күр... Күзләремнән күчкән ялкыннардан кабынып, Янып бетеп, көлләр булыйм дисәң, Алсу сөю гөле булыйм дисәН, Күзләремә кара... Лениза Вәлиева
Back to Top