Сембик журналы сяхтт. 3 нче леш.

Бөтендөнья татар конгрессы уздырган Пресс-тур кысаларында журналистлар Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылы мәчете белән таныштылар. Мәчет эшчәнлеге белән Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов таныштырды. Әлеге мәчет Малмыж районына кергән 19 мәчетнең берсе булып тора. Биредә хәзер көндәлек һәм гает намазлары укыла, дини дәресләр һәм Рамазан ифтарлары, өмәләр кебек төрле милли-дини, җәмгыяви чаралар уздырыла. Иске Йөрек авылында тагын 1891 елгы агач мәчет бар, анысы ике гаеткә ачыла.
Back to Top