Сембикне июнь саны!

Җәй – яллар, сәяхәтләр, очрашу-сөйләшүләр вакыты. Шул матур очрашуларның берсе безнең «Сөембикә» журналы белән булсын!  Җанга, күңелгә рәхәтлек бирә торган очрашу булыр ул дип өметләнәбез. Бу очрашуда сез нәрсәләр турында белерсез? 👉 Сәхнәдә бик назлы, нәзберек, иркә хатын-кыз булып күренгән җырчы Айлинның чынлыкта тормышта нинди булганлыгын 👉Канцерофобияне  – онкологик чирләр белән авырудан патологик рәвештә куркуны ничек җиңәргә мөмкинлеген 👉 Кайбыч районында яшәүче бер нәсел мисалында татулыкның, бердәмлекнең  яшь гаилә өчен никадәр мөһим икәнлеген... 👉 Дөньякүләм билгеле тюрколог, тәнкыйтьче, зур җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов мәхәббәтен ничек тапкан? Менә бу сорауларның барысына да июнь санында җавап таба алырсыз. ❗️Исегезгә төшерәбез «Сөембикә» журналына 20 нче июньгә кадәр ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
Back to Top