Зуля (Зөлфия) Камалова белән 10 ел элек чыккан интервью

Зуля, үзебезнең Зөлфия Камалованың якты дөньяга китүе турындагы хәбәрдән башланды бүгенге көнем 10 ел элек, KZN телеканалында, “Адымнар” тапшыруында эшләгәндә, аралашырга, интервью яздырырга насыйп булды үзе белән. «Пирамида»да узачак концертына әзерләнеп йөргән чагы. Кырык эшен кырык якка ташлап, аралашырга җай тапты үзе. Гади, ихлас булуы белән аеруча исемдә калган. Австралиядә үз бакчасында яшелчә үстерүе, Татарстан белән Австралия кыярларының аерылуына кадәр тәмләп сөйләгән иде. Татар җырын, музыкасын бөтенләй башка югарылыкка, “космос биеклегенә” җиткерүгә ирешкән иҗатчы ул. Җыр альбомын да нәкъ шулай – KOSMOSTAN дигән атама белән чыгарган иде бит. Берсендә (төгәлрәге, 2012 елның 26 маенда) Йолдыз Миңнуллина Зуля Камалова башкаруында “Бишек” җырын җибәргән иде. Ничаклы тыңлаганмындыр... 1001 тапкыр гына булгандыр. Зөлфиянең рухы шат булсын!
Back to Top