Лиюзә апа һәм Марс абый Назаргалиннар белән очрашуда.

Икәү бергә җигелдек без Тормышның арбасына. Хезмәт белән яшәдек без Риза булып барысына. Гомер бит ул аккан судай Үтә дә китә икән. Икәү тигез яшәүләргә Тагын ни җитәр икән?! Авырлыклар да күп булды. Түзә белдек барысына. Балаларыбыз үсеп җитте Тормыш алмагачында. Гомер көзләренә җиттек Икебез, яшәп тигез. Бездән сезгә хәер-дога Мәңге рәхәт күрегез. Сезнең бакчада да үсә Матур-матур алмалар. Сезне дө хөрмәт итсеннәр Сез үстергән балалар..
Back to Top