Ят кунак .

Июнь аена нәтиҗә ясар өчен, студиябезгә кабат кунак чакырдык! Җырчы да, актриса да, шоу-бизнес өлкәсе вәкиле дә түгел. Әмма тормышның бар ямен күрә белеп, файдалы һәм кирәкле һөнәрләрне үзләштереп, башкаларга да белгәннәре белән ярдәм итүче чибәр кыз ул. Массажист, риелтор, психолог, блогер — Ләйсән Сәмигуллина. Әңгәмә шактый күңелле килеп чыкты. Сез дә карагыз әле. Безнең чыгарылышта: — Сабантуйлар тәмам — Биткә массаж ясап та яшәреп була! — «Мистер Сидр» китергән зыян турында... — «Миллениум» күперенең яртысы ремонтта — Күчемсез милек нихәлдә хәзер? — «Микулай» фильмының премьерасы — Яшьлекнең сере нидә? Башка кызыклы видеоларны безнең Youtube каналында карый аласыз!
Back to Top