ГАИЛӘ БЕЛЕМ ҮЗӘГЕ

Ульяновск шәһәрендә беренче тапкыр татар белем бирү үзәге ачылды. “Җәннәт чыганагы” дип аталучы әлеге гаилә үзәгенә быел 1-2 нче сыйныфларга 28 бала укырга килде. Биредә сабыйларга ислам дине нигезләре белән бергә татар теле һәм әдәбияты да укытылачак. Сембердәге яңа башлангычның үзенчәлекләре һәм анда уку шартлары хакында үз хәбәрчебез Рамис Сафин хәбәр итә.
Back to Top