Ашыйсың да, китап та укыйсың! Кунакларны кайда чакырырга? Казан уртасында әдәби ресторан ачылды.

Казанның «Матбугат йорты» бинасында (Бауман ур., 19) урнашкан «Ногай» кунакханә комплексына «Китап club» әдәби рестораны ачылды. Әдәби ресторанның бу бинада ачылуы очраклы түгел: «Матбугат йорты» гомер-гомергә әдәбиятчылар, журналистлар, гомумән, зыялыларның туган оясы булды. Шушы бинада Габдулла Тукай клубында әдәби кичәләр, очрашулар уза, язучы-шагыйрьләребез чыгыш ясый иде. Әлеге бина үз чорында Казандагы бөтен нәшриятларны һәм басмаханәне сыйдырырлык итеп төзелгән булган. Күп еллар дәвамында биредә китап кибете эшләп килде.
Back to Top