@albina_gaynulla Буа шәһәренең Арефьева урамындагы йортның подвал өлеше сатылган.

Яңа хуҗа халыкның подвалда сакланган бәрәңге-кишерләрен, яшелчәсен, эш коралларын бикләп киткән. Бу хәлнең ничек, ни өчен туганын беркем дә аңлата алмый. Ә подвал хуҗасы Эдуард Сарафанов әлеге йортта яшәүчеләргә подвалдагы урыннарны һәркайсын 50 меңнән кире сатып алырга тәкъдим итә. Ташлама да ясыйм дип ышандырмакчы булган. “Ун ел шунда старший по дому булып торам, күпме тәртип оештырдым. Мондый хәл акылга сыймый“, - ди Тәүфыйк Сәгъдиев. Күрше подъездда яшәүче Талия ханым: “Безнең канализация дөрес эшләнмәгән, гел тыгыла, подвалны су баса. Теге кеше шуны бикләп киткән“, - ди. Участковыйдан да бик зарланды халык. Нык дорфа, безнең белән җикеренеп кенә сөйләшә диләр. #журналист
Back to Top