ДӨНЬЯГА АЧЫК РӘССАМ

ДӨНЬЯГА АЧЫК РӘССАМ Камаз, соңрак исәпләү машиналары заводында эшләүче рәссам. Казан үзәгендә урнашкан Мәҗитов музеенда Наилә Хәмидуллинаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Җитдилек һәм төгәллек таләп иткән әлеге һөнәрләр иҗатына хилафлык китерәмгән. Ул дөньяга ачык. Күргәзмәсе дә шулай дип атала. Үзе рәссам үзе архитектор ханымның иҗат җимешләрен Раилә Вәлиуллина да күреп кайтты. Сурәттәге күренешне һәркем үзенчә аңлый, ди Наилә Хәмидуллина. 50дән артык картина арасында иң яратканнырның берсе - шушы. Әнисе - физик, әтисе - биолог. Әмма фәнгә дә иҗат буларак карыйлар. Рәссамның беренче шәхси күргәзмәсе дә ата-ана хәер-фатихасы белән ачыла. Моннан 25 ел элек. Бүгенгесе исә - инде өченчесе. Бу юлы да якыннары - янында.
Back to Top