КЫЙБЛА 21 10 2016 Мечеть Утыз Имяни. Чтецы корана.

Тиздән Мәләкәс аръягында яңа мәчет ачылачак. Ул танылган татар мәгърифәтчесе Габдерәхим Утыз Имәни исемен йөртә. Бинага 2014 елның сентябрендә нигез салынган иде. Бүген инде сонгы әзерлек эшләре бара. Яңа мәчет Камгэсэнергострой ветераны Cалихҗан Гали улы башлангычы белән сафка басты. Бу мөхтәрәм затны бөтен шәһәр белә. Салихҗан ага бу төзелешкә бар һөнәри осталыгын җиккән. Мәчет 12 шәр метрлы субайларда тора. Кирпеч Стеналарның калынлыгы 60 см. Юеш урын булгач газобетон бөтенләй кулланылмаган. Бина нык. Ышанычлы. Эчке ягы да бик уйланылып эшләнгән. Затлы. Матур. Ике намаз залына 150 кеше сыя. Мәчет төзелешенә иң зур матди ярдәмне игелекле шәһәрдәшебез Алексей Вячеславович Миронов күрсәткән.
Back to Top