Пычрак Ашханә

Тәлинкәдә - черки, савыт-саба пычрак, ә хезмәткәрләр пирчәткәсез эшли. Шундый эчтәлектәге видеоязма бүген бөтен социаль челтәрне шаулатты. Казан мәктәпләренең берсендә санитар таләпләрнең үтәлмәве турында укучы бала тәфсилләп сөйли. Бу очрак буенча Роспотребюнадзор белән шәһәрнең азык-төлек Департаменты белгечләре тикшерергә чыкты. Ә мәктәптә исә, бу язмада китерелгән мәглүматның дөреслегенә шикләнәләр.
Back to Top