Азат Мифтаховның әнисе улының төрмәдә көр күңелле булуын сөйләде

Мәскәүнең тикшерү изоляторында инде ел ярым утыручы Азат Мифтахов ​мәхкәмәсендә 8 июль чираттагы утырыш ​узды. Хөкемдар аны янә сак астында кала дип игълан итте. Мәхкәмә утырышына Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерү өчен ике дистәләп кеше килде. Алар арасында Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова да бар иде. Икенче көнгә Гөлнур ханымга улы белән очрашырга рөхсәт ителде. Сәгать ярым барган очрашудан соң Азатлык Гөлнур ханым белән сөйләште.
Back to Top