Чуашстан. Чичкан.

Юлчы Чуашстанда урнашкан иң танылган, тарихи татар авыллары буйлап сәфәрен дәвам итә. Чиратта – Чичкан. Нигез салу вакытлары, килгән нәселләре билгеле булса да, Чичканның тарихы өйрәнелеп беткән дип әйтеп булмый әле. Үзенең туган авылы тарихын өйрәнүне Ркаил Зәйдулла дәвам итә. Шулай булгач, Чичкан тарихында ачыласы сәхифәләр алда дип уйлыйм. Рәсми документларда авыл 1667 нче еллардан билгеле. Документлар Зөя канцеляриясендә теркәлгән. Сүз Казан янындагы Зөя шәһәре турында бара һәм Чичканның әлеге канцеляриягә керүе аның тарихында онытылмаслык эз калдырганЮлчы - татар халкы тарихы белән бәйле истәлекле урыннар, табигать һәйкәлләре, туризм үзәкләре буйлап сәяхәт турында тапшыру. Юлчы (Путник) - передача о путешествиях по памятным местам, туристическим объектам связанным с историей татарского народа.
Back to Top