Йолдызлар яңгыры (open air)

Мәскәү шәһәренең татар һәм башкорт яшьләре уртак проект әзерли — 11-12 августта Мәскәү өлкәсендә “Йолдызлар яңгыры“ ачык һава фестивале узачак! Программага спорт уеннары, остаханәләр, бизнес-форум, тере тавышлы концерт, дизайнерлар ярминкәсе кергән. Ашау — хәләл. Шулай ук намаз вакытын оештыру, дингә кагылышлы сорауларга җавап бирү өчен “Имамга сорау“ акциясе дә оештырылачак. ‌Фестивальне оештыручылар — Мәскәү шәһәренең “Бердәмлек“ яшьләр клубы, Татарстан Республикасы вәкиллегенең яшьләр шурасы, Мәскәү татарларының “Штаб“ оешмасы, “Татарча волейбол“ командасы, “Яңарыш“, “Мирас“ яшьләр клублары, башкорт студентларының BashStudents ассоциациясе, “Ак тирмә“ милли-мәдәни үзәге, “Мәскәү башкортлары“ берләшмәсе, Рәсәй мөфтиләр шурасы, “Татар ашлары йорты“.
Back to Top