«Диләфрүзгә дүрт кияү» (Туфан Миңнуллин)
Туфан Миңнуллиннның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленнән өзекләр.
1 нче өзек.
Амур (Наил Әюпов) үзенең Чистайдан килгән дусты Исмәгыйльне (Илдар Хәйруллин) Диләфрүз (Наилә Гәрәева) белән таныштырмакчы була. Тик алар максатларына ирешә алмыйлар.
2 өзек.
Диләфрүзнең ошатып йөргән егете Җәмил (Ринат Таҗетдинов) белән очрашу күренеше. Йөрәкләрендәге хисләрен әйтеп салырга читенсенүләре аркасында бу юлы да алар арасында аңлашу булмый кала.
3 нче өзек.
Спектакльнең финал өлеше. Диләфрүзнең дусты Саҗидә белән берлектә корган хәйләсе тормышка аша. Диләфрүз белән Җәмилнең мәхәббәттә аңлашуы белән тәмамлана. Өзекҗә катнашалар: Наил Әюпов (Амур), Флера Хәмитова (Саҗидә), Җәмил (Ринат Таҗетдинов), Наилә Гәрәева (Диләфрүз), Илдар Хәйруллин (Исмәгыйль), Хәлим Җәләй (Шәкүр), Дилюс Ильясов (Галим Сабирҗанович).