Әлмәтлеләр Җиңү көненә багышлап җыр иҗат иткән

Әлмәтлеләр Инстаграмда яңа җыр тәкъдим итте. Ул “Җиңү көне“ дип атала. Гөлфия Шакирова сүзләренә Артур Җамалетдинов белән Владимир Федоров иҗат иткән җырны төбәгебезнең үзэшчән җырчысы Рамил Шәфыйков башкара. Җырны яздыру үзизоляция шартларында башкарылган. “Melodi“ инструменталь ансамбле музыкантлары көйне өйләрендә уйный, Рамил аларга кушылып җырлый.
Back to Top