Татар халык җыры
Алтын-сары чәчләреңне
Син тарарсың, мин үрмәм /шул/.
Менеп тауга, басып ташка
Син карарсың — мин күрмәм.
Ай янында якты йолдыз,
Ай туды, син бат инде.
Чит җирләрдә озак йөрдең,
Бик сагындым, кайт инде.
Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән /шул/.
Дөнья булгач, бик сагынган
Көннәр дә була икән.
Быел килгән сахра кошның
Агы-күге бар микән /шул/.
Узган гомер хисап түгел,
Алда гомер бар микән?..
#татарэстрадасы #татарскаяэстрада #казань #татарстан #башкортстан #ирекгабдрахманов #Ирек_Габдрахманов #рамадан #рамазан #гузельяппарова #фидангафаров #гафаров #легенда #АльфредЯкшимбетов #ГульназСалихова