Әби чебен гөмбәсе җыйган. Гомеопатия өчен.

Әби чебен гөмбәсен җыйган. Гөмбәлә́р (Fungi, Mycota), хлорофиллсыз организмнар төркеме. 100 меңнән артыграк төре бар, күпчелек өлеше Европа һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТРда гөмбәләрнең 6 классы да очрый: хитридиомицетлар, оомицетлар, аскомицетлар, базидиомицетлар, камилләшмәгән гөмбәләр, загомицетлар. Күп кенә гөмбәләрнең вегетатив өлеше (мицелий яки гөмбәлек) нечкә тармаклы җепселләр (гифлар) булып урман түшәлмәләрендә, черегән агачта һәм органик субстратта таралган. Күбесе төрле кунык (пәрәвезсыман, ончыл, мамыксыман), тимгел, төртке һ.б. рәвешендә; кайберләрен микроскоптан гына күрергә мөмкин.
Back to Top