Чигү тынычландыра.

Чигү тынычландыра. Сизгәнегез бармы? ⠀ Әйдәгез, бу ял көннәрендә дә кулга киерге алу өчен вакыт табыйк. Бүген тамбур чигешен үзләштерәбез. ⠀ Остазларда бу ысул белән чигелгән бик күп эшләнмәләр бар - кашага, тәрәзә аралыгы, өстәл япмасы, намазлык, күкрәкчә, эскәтерт, сөлге, аякчу. Безнең гаиләдә дә тамбур белән күп чиккәннәр. Тамбурның да төрләре күп, әмма тулаем алганда, аларның барысын да 2 төркемгә бүләргә мөмкин - энә һәм ыргак белән чигү. ⠀ Бүген энә белән чигү ысулын аңлатып үтәбез: ⠀ 1. Кечкенә генә рәсем сайлагыз, аны тукымага төшерегез. Тукыманы киергегә тарттырып куегыз да чигә башлагыз. 2. Моның өчен без башта җепне уң якка чыгарабыз һәм элмәк ясыйбыз. 3. Аннан соң без энәне җеп чыккан җирдән үк кире сул якка чыгарабыз, ләкин шул ук вакытта бармак белән элмәкне тотып торабыз. 4. Алга таба безгә, килеп чыккан элмәкне саклап калып, энәне кабат уң якка, элмәкнең башынарак чыгарырга кирәк. Һәм шул ук вакытта элмәк тигезрәк булсын өчен җепне бераз тартырга кирәк. 5. Аннары икенче элмәкне ясап, әле ген
Back to Top