Авылдагы ял кне башка кннрдн бтенлй аерылып тора иде.

Авылдагы ял көне башка көннәрдән бөтенләй аерылып тора иде. ⠀ Бу көнне мунча да, өйдәге мич тә ягыла... Аркаңны җылы ташка сөяп куясың дә, бөтен сөяк-буыннарга рәхәтлек тарала. ⠀ Камыр куела торган көн дә - ял көне. Ипине бер атналык иттереп пешерәсе. Ул 5-6 ипи, йә 4-5 ипи һәм кабартмалар була. Күпмерәк камыр куелган соң? Безнең гаиләдә 20 литрлы куашна (“квашня“ сүзеннән) иде кулланышта. Мондый тирән савытка камырны куркмыйча куясың - онытылып артыгы белән кабарып китсә, ташмаска тиеш, дисең) ⠀ Бу куашнада камыр кул белән түгел, махсус ипи калагы белән болгатыла. ⠀ Шулай итеп, ял көннәрендә бар өйгә башта әчкелтем чи камыр исе тарала, мичтә янып киткән утын исе дә борынны кытыклап ала. Төштән соң - кетердәп торган яңа гына пешеп килүче ипи исе ишегалдына кадәр чыгып китә. Ә урамда - һәр өйнең мөрҗәсеннән тәмле төтен исе. ⠀ Аларның һәркайсы бер-берсен тулыландырып, бергә кушылып безнең хәтирәгә нык итеп сеңеп калган. ⠀ Хәтерлисезме бу авылның һәм бала чакның хуш исләрен? Ә сезнең ял көннәре ничек уза иде? Ка
Back to Top