Казанның тарихи биналары: Казаков йорты

19-20нче гасыр башында Казанда яшәгән бай сәүдәгәрләр шәһәр үзәгендә төрле купшы, матур архитектуралы, искитмәле йортлар салдырган. Аларның кайберләре бүгенгә кадәр сакланып, әле дә шәһәрнең гүзәл тарихи биналарыннан саналып, матурлыгы белән сокландыра. Бу тапшыруда Казанда 19 гасырда яшәгән иң бай сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Казаков йорты турында сөйләрбез. Кем булган ул? Казан тарихында аның исеме белән бәйле нинди истәлекләр бар? Г.Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена апа Тябина белән әнә шул турыда сөйләштек. Игътибарсыз калдырмагыз! ❤️
Back to Top