КЕСӘЛ

КЕСӘЛ 🔻2 л су 🔻2 аш кашыгы крахмал 🔻100 грамм шикәр комы 🔻300 грамм чамасы туңдыргычтан алынган җиләк җимеш (карлыган, зелпе, кура җиләге, каен җиләге). 🥣Кәстрүлгә җиләкләрне, шикәр комын, су салып кайнарга утыртабыз. Матур төскә кергәнче 5-10 минут кайнатабыз. 🍶Ул арада крахмал өстенә 1 стакан салкын су салып, болгатып, крахмалны әзерләп куябыз. Әзер крахмалны кайнап торган компот өстенә җайлап кына салып болгатабыз. Ул бик тиз куера. 🍵Кайнап чыккач, тагын 5 минут тирәсе болгата-болгата кайнатабыз. Кесәлне куе итсәң, калак белән ашарлык була, сыек итсәң, эчәрлек була. Кесәлне салкын килеш тә, җылы килеш тә, җимешләрдән сөзеп тә, җимешләре белән бергә бирергә дә мөмкин.
Back to Top