Равил Шәрәфиев. 75 яшь. Юбилей кичәсеннән видеоДОСЬЕ

Равил Шиһап улы Шәрәфиев. 1938нче елның 5нче апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 ел да Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты , Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Принципиаль, үзсүзле, иреген кысканны яратмый, артык дәрәҗәдә талантлы.
Back to Top