Казан фестивалендә өч татар фильмы гомум бәйгегә чыга
XIII Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең төп бәйгегә кергән фильмнар исемлеге билгеле булды. 40 эш арасында Татарстанда төшерелгән өч фильм бар.
Илшат Рәхимбайның кыска метрлы “Күз алдыңа китер“ (“Представь“) нәфис фильмы, кыска метрлы документаль ленталар арасында Ренат Хәбибуллинның “Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт“ һәм Байбулат Батулланың “Кыскарту“ (“Сокращение”) дип аталган эшләре фестиваль бүләкләре өчен көрәшәчәк.