Кадерле дуслар!

Кадерле дуслар!   Язның иң күркәм бәйрәме – 8 Март алдыннан «Сөембикә» журналы «Күңел җылысын кушып»  исемле бушлай акция башлап җибәрде!   Бүгеннән алып Казан шәһәренең барлык почта бүлекчәләрендә сезне марка ябыштырылган эксклюзив бәйрәм тәбрикләмәләре көтә. Казанда яшәүчеләр почта бүлекчәсендә Россиянең теләсә кайсы почмагына 8 Март открыткасын бушлай җибәрә ала. Бары тик адрес һәм котлау текстын гына язарга кирәк!   Әлеге чараның ачылышында үзәк почта бүлекчәсеннән инде 68 кеше үзенең якын кешеләренә беренче тәбрикләмәләр юллады. Сез дә безнең акциягә кушылыгыз! Казанның почта бүлекчәләрендә «Сөембикә» журналы открыткаларын сорагыз. Өлгерегез, аларның саны чикле!     Акция ПАО «Казаньоргсинтез», «ТАТМЕДИА» АҖ, «Россия Почтасы» белән берлектә уздырыла. Источник: Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
Back to Top