Туган тел

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Аның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз. Шуңа күрә, без Тукаебыз истәлеген саклап, хөрмәт итеп буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Шагыйрь һәр татар күңелендә яшәсә, милләтебезнең киләчәге дә өметле булачак! Кадерле дуслар, барыгызны да бүгенге бәйрәм, Туган тел көне белән тәбрик итәбез! Туган телебезне саклыйк, яратыйк, үзебездән соңгы буыннарга тапшырыйк!
Back to Top