Зөлфәт “Гозер“ укый Зәлия Хисами

ГОЗЕР Дулкын гомерен бир миңа, язмыш! – Җил һәм диңгез мине бар итсен. Мине гади үлем генә түгел – Дулкын барып ауган яр көтсен. Язсын берүк төпсез күккә ыргып, Азат куәт булып дуларга – Актарылып горур таш кыяга Ташланырга… Шунда тынарга! Гөрселдәсен йөрәк тибешләрем, Шул кыядан ашсын күкләргә – Күтәрелсен барлык хыялларым Күктә яшьнәп, күктә күкрәргә… …Исән чакта «яши», димәсеннәр. «Нинди дулкын килә!» – дисеннәр. «Гашыйк булган! Бу кушылган, ахры, Тиле дулкын белән!» – дисеннәр! … Мин теләмим язмышларын утның, Җилнең, болытларның, тимернең… Тик бер генә гозерем бар, Ходам: Бир син миңа дулкын гомерен!.. Ниләр генә уйлатмыйсың, диңгез! Каян килә юләр бу фикер? Чынга ашмас хыял! Ә шулай да… Бәлки язмыш мине ишетер? …Дигән идем Алларымда торган Шомлы, зур бу дөнья каршында. Тыныч кына мин диңгезгә карыйм – Минем өчен диңгез шашына… (Зөлфәт)
Back to Top