Үткән ел Татарстанда 37 мең гаилә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча торак шартларын яхшырткан.

2019 елда барлыгы 2,6 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк. Бер кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече 27,3 квадрат метрга җитте.
Back to Top