Туган тел - 52нче тапшыру,

Туган тел – моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак, ләззәтле сүз бармы икән? Туган тел - әни, әти кебек сүзләр белән беррәттән йөри. Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр ул. Безнең тапшыруыбызның да “Туган тел” дип аталуы юкка гына түгел. Тел – ул милләтне якты киләчәгенә илтүче корал. Тел – ул мәдәният тә, сәнгать тә, фән дә... 2022 ел күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Әмма бик тиз үткән кебек тоелса да, ул вакыйгаларга аеруча да бай булды. Без ел дәвамында “Туган тел” тапшыруында телебезгә, мәдәниятебезгә кагылышлы мәсьәләләр һәм чаралар, Татарстанда яшәүче башка халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен яктыртырга тырыштык. Республикабызда милли-мәдәни чаралар бихисап. “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” дип игълан ителгән 2021 елда башлап җибәргән күп кенә проектлар 2022нче елда да дәвам итте, үстерелде. Чөнки, телләрне һәм халыклар бердәмлеген саклау – ул бер еллык хезмәт нәтиҗәсендә генә тормышка ашырыла алырдай гамәл түгел. Моның өчен һәрдаим эшләргә, елдан-ел ныграк көч куярга кирәк. “Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә соңгы 30 ел эчендә без, гомуми тырышлык белән, милләтара килешүне ныгыту, Республиканың этномәдәни тормышын “җанландыру”, мәдәният, тел, тарихи хәтер, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итә алдык. Бу эш нәкъ менә бүген, цифрлаштыру һәм глобализация чорында, төрле мәдәниятләр һәм телләр арасындагы чикләр югалганда, аеруча да зур әһәмияткә ия”, - дигән иде бер чыгышында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Иң беренче чиратта телләрне саклау мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем-тәрбия бирү нәтиҗәсендә башкарыла. Туган телне балачактан сеңдерү – бик мөһим. Бу нисбәттән Республикада шактый эшләр башкарыла: төрле бәйгеләр, чаралар үтә, татар телендә түгәрәкләр, лагерлар эшли. Бу әлбәттә куанычлы күренеш.
Back to Top