Сәрбиназ Шәйхелова — Яшьлек / Стихи / Шигърият

Сәрбиназ Шәйхелова – яшь шагыйрә, КФУ магистранты Бермәл син дә... Иртәнге кояш нурларын вакытында күрерсең, Чал чәчеңне салмак кына толым итеп үрерсең. Ѳч сәгатьтән шалтырыйсы сәгатьне кѳйләмәссең, Сәхнәләрдән, хискә бирелеп, шигырьләр сѳйләмәссең. Озын юлда колакчыннар алмашыныр йокыга. Имтихан турында сүзләр салмас сине куркуга. Иртәнге, тѳшке, кичкене ашарга онытмассың, Суда бик тиз эри торган каһвәләр ясамассың. Иртә торыр ѳчен шулай ук бик иртәләп ятарсың. Яндырмассың ашыгудан күлмәгеңнең якасын. Син сибә башларсың беркѳн башка тѳрле хушбуйлар. Җирдән генә атлап барыр галәмдә очкан уйлар.. Шулвакыт син... Сагынырсың ул йокысыз яшьлекне, Егерме яшьлек күңелгә киеп бер карт битлекне, Кѳзгедән сиңа багарлар ут-очкын чәчкән күзләр, Бер кат суга, берне утка салып тилерткән сүзләр Яңгырарлар кайтаваздай иләсләндереп башны, Йѳз сырлары тигезләнмәс җыермасаң да кашны. Мин ышанам, килер ул кѳн, ашыкмый гына килсен, Нәкъ бүгенге кебек ул да яшел күлмәген кисен. Еллар аркылы караучы картлыгым болай диде: (тирән итеп сулыш алып) «Нинди шәп яшьлек иде!» Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Сарбиназ Шайхулова – автор, поэтесса, магистрант КФУ. Стих-философия: «Цените молодость, она быстро проходит...» Хочешь увидеть ещё больше таких видео? Ставь ЛАЙК этому ролику! Скоро на канале будет масса новых интересных видео, не забудь ПОДПИСАТЬСЯ! 2FAN: Мы в социальных сетях: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Интересные для тебя каналы: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top