Бәхетле әни, бәхетле әби
Зур Кукмара авылында яшәүче, үзенчәлекле бала тәрбияләүче, тормышында бик күп сынаулар аша үткән Гөлия ханым Мөбарәкшина үзе турында: «Мин — бәхетле әни, бәхетле әби!» — дип сөенеп әйтә ала. Әниләре өчен өзелеп торучы өч кызы, кияүләре, биш оныгы бар аның.