ЖЕНСКИЙ “КРУГЛЫЙ СТОЛ”

Ульяновск өлкәсендә “Бүгенге шартларда исламда хатын-кызның роле” дигән исем астында мөселман хатын-кызларының чираттагы унынчы Җыены узды. Анда өлкә авыл-районнарыннан килгән делегатлар бергә җыелып бүген күпләрне борчыган байтак проблемалар хакында фикер алыштылар. Әбиләр белән әниләр, мәктәп укытучылары һәм мәдрәсә мөгаллимәләре катнашында узган эшлекле очрашуда яңгыраган кайбер фикерләрне безнең бу төбәктәге үз хәбәрчебез Рамис Сафин да тыңлап кайтты.
Back to Top