Мөхәммәт Мәһдиев “Бәхилләшү“ әсәреннән өзек укый

Әдипнең тууына 90 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә Татарстан радиосы “Эфирда – Мөхәммәт Мәһдиев атналыгы” дигән тапшырулар сериясе оештырды. Шушы эшкә әзерлек уңаеннан радио архивында аңа кагылышлы язмалар кабат барлып чыгылды. Баксаң, шактый икән алар! Аның аерым әсәрләре яисә әсәрләреннән өзекләр төрле елларда нафис сүз осталары – күренекле артистлар тарафыннан әзерләнеп эфирга бирелгән булган. Әйтик, Ирек Баһманов язмасында “Заратустра шулай әйткән”, Ринат Таҗетдинов укуында “Кеше китә, җыры кала” әсәрләре әле бүген дә эфир дулкыннарында еш яңгырый, тыңлаучылар тарафыннан көтеп алына. Шулай ук әдипнең “Тел күрке – сүз” тапшыруларында телебезнең чисталыгы, туга
Back to Top