Укытучылар көне - 2023

📚Кичә Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы чара узды. 💐Концертта районыбыз мөгаллимнәрен район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Шакиров тәбрикләде. Концертны районыбыз үзешчәннәреннән тыш якташларыбыз Зөлфәт Зиннуров, җырчы Айгөл Бариева, театр актрисасы Әлфия Хәсәнова чыгышлары да бизәде.
Back to Top