Туган тел - 14нче тапшыру,

Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров 1899 елның 29 декабрендә элекке Уфа губернасының Златоуст өязе Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Балалары арасында аеруча зиһенле булып үскән Әхмәтнәкыйне әтисе зур дин галиме яки, һичьюгы, үзе кебек абруйлы мулла итәсе килә. Шуның өчен өй шартларында ике ел укырга-язарга өйрәтеп, бер ел авылда үзе ачкан җәдит мәктәбендә башлангыч белем бирә. Ә аннары 1909 елда тугыз яшьлек малаен Уфа шәһәрендәге «Хәсәния» мәдрәсәсенә илтеп куя. Татар матбугаты, әдәбият, театр сәнгате зур үсеш алып, татар халкының бөтен катламнары милли-мәдәни уяну кичергән, җәмгыятьтә милли аң, белемгә, азатлыкка омтылу хәрәкәте көчәйгән кызыклы еллар була бу. Әдәбият мәйданында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирханнар дан тоткан заман. Кечкенәдән үк шушы милли-мәдәни алгарыш рухын күңеленә сеңдерә барган Әхмәтнәкый «Хәсәния» мәдрәсәсендә укыган елларында ук дәртләнеп-дәртләнеп шигырь яза һәм шәкертләр арасында бик тиз «шигырь чыгаручы» булып таныла. Исәнбәтнең шагыйрьлек даны, Уфадагы башка мәдрәсә шәкертләре арасында да тарала. Ул вакытларда «Галия» мәдрәсәсендә укып йөргән һәм, «Хәсәния» мәдрәсәсенә килеп, шәкерт-шагыйрьнең шигырьләр дәфтәре белән танышкан Шәехзадә Бабич соңыннан аңа багышлап шундый шигъри юллар да яза: “Мин сине тәбрик итәм шигырең белән, Әхмәтнәкый, Бик шат улдым, мәмнүн улдым сиңа, рәхмәт, Нәкый!” Нәкый аганың әдәбият дөньясына беренче адымнары әнә шулай бик иртә һәм кыю башлана. Ул киләчәк буыннарга әйтеп бетергесез әдәби мирас, чиксез байлык калдыра. Милли тәрбия мәсьәләләре турында тирәнтен уйлана һәм аның концепциясен дә эшли. Һәр башкарган эшендә халкына карата чиксез мәхәббәт ярылып ята.
Back to Top