Караоке - “Туй жыры“ Татарча жыр | Татарская песня KaraTatTv

Туй җыры Шамил Кашапов көе Саҗидә Сөләйманова сүзләре Ай-кояш йөзләре, Кояшлы көзләре… Табышкан, кавышкан Пар былбыл үзләре. Карлыгачкаем ла, Сандугачкаем ла; Сайратыр, ай, матур Яр булгач янында. Талчыбык билләре, Бал кебек телләре; Гөрләшкән, серләшкән Пар былбыл үзләре. Әйдер генәем, Бәйдер генәем, Юл булмый, туй булмый Теләкләр теләми. Бер генә дигәне — Юктыр ла тиңнәре… Уң булсын, гөл булсын Бәхетле көннәре. Аллары, гөлләре, Гөлбакча илләре. Уң булсын, гөл булсын, Бер булсын серләре.
Back to Top