Азат Алсу Фазлыевлар “Сакладым сине күңлемдә” җырын башкара
“Сакладым сине күңелемдә“
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре
Фәрит Хатыйпов көе
Сакладым сине күңелемдә,
Сагынуларыма төреп.
Гомергә бергә булсак та,
Туялмам кебек күреп.
Әйтче, иркәм, әллә юкмы
Сине сөяргә хакым?..
Син бит миңа күз керфегем,
Күз алмам кебек якын.
Саклармын сине күңелемдә,
Сатуларыма төреп.
Гомергә бергә булсак та,
Туялмам сине күреп.