Татар авылы дугыз лабораториясен каршы тавыш бирде
Чаллы янындагы Калмаш авылы дуңгыз “лабораториясе“нә каршы тавыш бирде. Район хакимияте башлыгы авылда дуңгыз абзары түгел, бик алдынгы дуңгызчылык “лабораториясе“ төзеләчәк дип ышандырса да, авылның очрашуга җыелган барлык кешеләре дә бертавыштан каршы чыкты.